Авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 29 августта, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы каршындагы мәйданда узды.


Исегезгә төшерәбез, 2019 елгы Республика смотр-конкурсы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында уздырылды, Республика көне алдыннан йомгак ясалды.

Смотр-конкурс җирле үзидарә органнары эшчәнлеген уңай кабул итүне булдыру, уңай тәҗрибәне тарату һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген стимуллаштыру өчен үткәрелә.

Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин һәм Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин яңа автомобильләрдән ачкычлар алдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International