Бүген Емелин Владимир һәм Сөнгатуллин Илнур Татарстан Республикасы көненә багышланган "Уйнагыз, гармуннар" бәйрәмендә катнаштылар.
"Уйнагыз, гармуннар" фестивалендә катнашучылар Кремльдән җәяүлеләр урамы буйлап гармун уйнап, Республика фольклор коллективлары җырлары астында тантаналы һәм матур йөреш узды. Муса Җәлил һәйкәле янында зур булмаган концерт булды.