Кадерле укучылар һәм студентлар!
Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!
Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм — елда иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, ул барлык буыннарга да кадерле, ул яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача. Бу көн турындагы якты хатирәләр гомер буе безне җылыта, игелекле эшләргә рухландыра, тормышның авыр минутларында ярдәм итә.
Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт булсын, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм төрле булачак.
Педагогларга һөнәри уңышлар, зирәклек, мәхәббәт һәм укучыларыбызга Рәхмәт, хезмәт сөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата – аналарга – сабырлык, үзара аңлашу, балаларының уңышларына һәм җиңүләренә шатлык телим.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов