Белем бәйрәме

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Белем бәйрәме – китаплар, чәчәкләр, дуслар бәйрәме! Яңа уку елына мәктәп ишекләре ачык! Ел саен Олы Мәми урта мәктәбендә тантаналы линейка уза. Укучылар, җәйге ялдан соң, мәктәп ишегалдына җыелдылар. Алар сыйныфташлары, укытучылары, дуслары белән очрашуга бик шат.
    
Бәйрәм беренче сыйныф укучыларын каршы алу белән башланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар алдында мәктәп директоры Сычева Ольга Геннадьевна чыгыш ясады. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар укучыларга укуларында уңышлар теләп, яңа уку елы башлануы белән котладылар. Яңа уку елы котлы булсын!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International