Бәйрәм бүген!

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан гимназиясе капиталь ремонттан соң кабат үзенең балалары өчен ишекләрен ачты. 
 
Беренче кыңгырау бәйрәме бүген яңартылган гимназия бинасы каршындагы мәйданда үтте. Укучыларны, укытучыларны һәм бәйрәм кунакларын җылы каршылап, кояш балкыды.  Гимназия директоры Сөләйманов К.А. барлык коллектив исеменнән ремонт ясауда ярдәм иткән өчен кунакларга рәхмәт белдерде. Һәм, әлбәттә инде, бүген төп 46 бала өчен зур бәйрәм  булды, алар гимназия бусагасын беренче тапкыр атлап керделәр һәм хәзер гимназист исемен горур йөртәчәкләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International