Бүген Яр буе Морквашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара Белем көненә багышланган традицион линейка узды. Бәйрәмне традиция буенча мәктәп директоры Саттаров Р.Р. ачып җибәрде. Ул укучыларны бәйрәм сүзләре белән сәламләде һәм киләсе уку елында уңышлар теләде. Шулай ук, Югары Ослан районы Советы Аппараты җитәкчесе Никитина Л.Н, өстәмә белем бирү үзәгенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Боткова С.В. чыгыш ясадылар. Укучылар янына кунакка Незнакайка һәм кыңгырау килделәр. Уку елы башлану турында мәктәп кыңгыравы шалтырады.