2нче сентябрьдә “Татар Борнашы гомуми белем бирү урта мәктәбе”ндә Белем көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Иң җылы сүзләр һәм теләкәр,әлбәттә инде,беренче сыйныф укучыларына әйтелде.
Мәктәп коллективын, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен яңа уку елы башлану белән мәктәп директоры Бочков Сергей Михайлович тәбрикләде,шулай ук котлау сүзләре белән Борнаш авыл җирлеге башлыгы Бурукин Сергей Валерьевич,Югары Ослан районы башкарма комитетының “Бердәм Россия” партиясе бүлеге җитәкчесе Янтыкова Фәридә Рәхимҗан кызы, мәгариф бүлеге методисты Мукаева Елена Юрьевна чыгышлар ясадылар.Хөрмәтле кунаклар һәркемгә дә күтәренке күңел, яңадан-яңа ачышларга омтылып эшләргә,уңышлар һәм сәламәтлек теләделәр.