Эшлекле дүшәмбе

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

 Чыгыш ясаучылар арасында:
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева Югары Ослан муниципаль районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру һәм каты ягулык сатып алуга субсидия – ташламалар турында сораулар белән чыгыш ясады.
Югары Ослан электр челтәрләре «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы начальнигы Вячеслав Алифанов Буа электр челтәрләре ВЛНЫҢ 2018-2019 елларда сак зоналарында хокук бозулар турында сөйләде.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак – коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча урынбасары Рәшит Мөнәсипов федераль аналог тапшыруларын өзеп кую һәм җылыту сезонына әзерлек сораулары белән чыгыш ясады. 
Сергей Осянин-Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары сайлауларга әзерлек турында сөйләде.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International