Югары Ослан муниципаль районының КСП контроль-ревизия эшчәнлеге

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина, тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы буларак, КСП вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында, 19 нчы августтан 2 нче сентябрьгә кадәр Олы Мәми авыл җирлеге Башкарма комитетында бюджет чараларын нәтиҗәле һәм максатчан куллану мәсьәләләре буенча планнан тыш тикшерү үткәрде.     
Контроль чара барышында оештыру һәм бухгалтерлык документлары, салым хисаплылыгы өйрәнелде, Башкарма комитетка беркетелгән мөлкәтне инвентаризацияләү үткәрелде. Муниципаль милекне нәтиҗәсез файдалану очраклары һәм башка хокук бозулар ачыкланды.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International