Яшүсмерләр-яшьләр клубында бакчачылык ширкәтләре рәисләренең семинар-киңәшмәсе булды, анда республика максатчан программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бакчачылык ширкәтләре территориясеннән каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып кала. Региональ оператор вәкиле хәзерге вакытта 82 бакчачылык ширкәтенең 20се генә түләвен билгеләп үтте. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча 43 килешү төзү эше дәвам итә.
Финанслашуга заявка төзү мәсьәләләре аерым каралды.