Югары Ослан районында алимент йөкләмәләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узган. 

Югары Ослан районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Алеева, Югары Ослан районы башкарма комитеты социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Алинә Габдрахманова, Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина кабул иттеләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International