"Экстремизмга-ЮК! " республика айлыгы кысаларында Бүген Макыл урта мәктәбендә Терроризмга каршы көрәштә халыкара бердәмлек көненә һәм Бесландагы фаҗиганең 15 еллыгына багышланган митинг узды.
Моннан нәкъ 15 ел элек - 2004 нче елның 1 сентябрь көнне - террорчылар Беслан мәктәбен басып ала. Ике көн дәвамында әсирлектә 1100дән артык кеше була. Мәктәп штурмы нәтиҗәсендә 334 кеше үлә, шуларның 186сы - балалар.
« Бүген Россия өчен фаҗигале дата. Беслан - ул төзәлмәслек яра, моның белән килешергә ярамый, аны онытырга ярамый. Бу коточкыч фаҗигадә гаепсез кешеләр һәлак булды. Бу коточкыч явызлык турындагы истәлек Россия гражданнарының гына түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең йөрәгендә дә саклана.
Бүген безнең һәрберебезнең бу митингта катнашуы – халыкара терроризмга каршы көрәштә килешмәс позициябезнең дәлиле», - диделәр матәм митингында катнашучылар Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камалетдинова Г. Ф., Макыл авыл җирлеге башлыгы Матвеева А. и. һәм Макыл авылы мәчете имамы Гарифуллин Р.Х.
Соңыннан барлык катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, күккә ак һәм кара төстәге шарлар җибәрелде.