Чиста Яр "Акциясе"

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Уңайлы һава шартлары аркасында, район территориясендә "Чиста яр" акциясе дәвам итә. 
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылды, ул сулыклар ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, җәмәгать активлыгын һәм гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү максаты белән үткәрелә. 
5 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, экологик акциядә 148 кеше катнашты, Идел, Зөя елгаларының яр буе зоналарында өмәләр үткәрелде. 
Районның барлык кешеләрен чишмәләрне һәм сулыкларны төзекләндерүдә катнашырга чакырабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International