Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников билгеләп үтте. 8 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар булачак.
Виктор Павлович гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру һәм сайлау комиссияләре вәкаләтләрен үтәү өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылуын ассызыклады. Сайлау участоклары һәм тавыш бирү өчен урыннар җирле үзидарә органнары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәләре, хокук саклау органнары белән берлектә территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан тикшерелде.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, Бердәм тавыш бирү көне безнең районда 8 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак