Табигать саклау чаралары кысаларында Карахуҗа авылында санкцияләнмәгән карьерны рекультивацияләү эшләре дәвам итә.
Подрядчы оешма тарафыннан 30 сентябрьгә кадәр тагын өч карьер рекультивацияләнәчәк. Авыл җирлекләре башлыкларына уңдырышлы катлам, кара туфрак, балчык һәм вак таш законсыз чыгару белән бәйле яңа карьерлар барлыкка килүне контрольдә тоту турында йөкләмә бирелде.