"Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы"

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 елның 5 сентябреннән 12 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе үткәрелә.

Акция кысаларында, 5 сентябрь көнне район үзәк китапханәсендә «Яраткан китапларның Мәрхәмәтле дөньясы»дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Укучылар игътибарына гади, әмма җәмгыятьтә гражданлык позициясен формалаштыру, шәфкатьлелек, иреклелек эшчәнлеген үстерү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыру кебек мөһим кыйммәтләргә ия булган әдәбият тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International