Йөрәктән - йөрәккә

2019 елның 6 сентябре, җомга

6 сентябрь көнне «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан» иреклеләр акциясе кысаларында район балалар китапханәсендә «Салават күпере» балалар бакчасының өлкән төркеме балалары һәм Югары Ослан урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән яхшылык һәм ярдәм турында кычкырып уку сәгате һәм китапханә буенча күзәтү экскурсиясе узды.

Башта китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Китапханә буенча экскурсия уздырдылар, китапларның ничек куелуы, балалар өчен нинди периодик басмалар язылуы, кем ул китап укучы, ничек үзеңне монда тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. 

Чара ахырында балалар «Цветик-семицветик» һәм «Крепыш» мультфильмнарын карадылар, шулай ук аларга тәкъдим ителгән китапларны өйдә уку өчен яхшылык турында китаплар алдылар
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International