Беренче булып үз сайлау участогына Макыл авылында район башлыгы Марат Зиатдинов үзенең тормыш иптәше Светлана белән килде.
- Бүген без Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз-республика һәм район тормышында мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Барлык Югары Осланлылар да сайлау тавышы хокукы белән үз участокларына килерләр һәм тавыш бирерләр дип ышанам. Бигрәк тә яшьләргә тавыш бирүдә актив катнашсыннар дип мөрәҗәгать итәсем килә. Ә Югары Осланда яшәүче 157 яшь кеше беренче тапкыр үз участокларында тавыш бирә алачак. Алар өчен без истәлекле бүләкләр әзерләдек, бу вакыйга алар күңелендә гомер буе истә калсын өчен, - дип билгеләп үтте Марат Галимҗанович.