Бүген клуб бинасында урнашкан сайлау участокларында концерт программалары, күргәзмә-сату, кул эшләре, чәй эчү һәм сыйлау, флеш-моблар, биюләр, анимация программасы оештырылган.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре хайваннар-аниматорлар киемнәреннән Югары Ослан балаларын ял көне белән котладылар, аларга елмаю һәм һава шары бүләк иттеләр!