Район үзәк хастаханәсе баш табибы Алексей Смирнов Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан яңа "ашыгыч ярдәм" ачкычын алды.
7 сентябрьдә Республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре автопаркы 42нче ашыгыч медицина ярдәменең яңа машиналары белән тулыланды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 39 район вәкилләренә Ford Tranzit микроавтобуслары ачкычларын тапшырды.
Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм башкалар катнашты.