Бүген муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Фикер алышуларның төп мәсьәләләре: бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлау, көзге культуралар чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм фермаларны кышка әзерләү.
Барлык мәсьәләләр буенча предприятие җитәкчеләре тыңланды, алар кыр эшләренең барышы турында сөйләделәр.
Район башлыгы җитәкчеләрне урып-җыю һәм көзге чәчүдә эш темпларын арттырырга, шулай ук кукуруз җыюга керешергә чакырды.