2019 елның 8 сентябрендә дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән безнең илдә халыкара грамоталылык таралу көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1966 елда ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелды. 2019 елда бу датаны 54 нче тапкыр билгеләп үтәләр.
Әлеге чараның максаты - һәр битараф булмаган кешенең игътибарын хәзерге дөньяда грамоталылык һәм аны тарату бик мөһим булуына юнәлдерү.
Күп кенә белем бирү учреждениеләрендә бу көнгә багышлап төрле викториналар, рус теле буенча «дөрес сөйлә», «Хатаны тап һәм төзәт», КВН, сыйныф сәгате, конференцияләр һәм лекцияләр үткәрелде.
Әйдәгез, дөрес сөйләшергә һәм дөрес итеп язарга өйрәник! Белемлелек-хокук кына түгел, ә һәркемнең бурычы да.