Автоматик фотовидеофиксациянең техник чараларын урнаштыру урыннары

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

ЮХИДИ сайтында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүнең техник чараларын урнаштыру картасы урнаштырылган.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең 2019 елның 27 июлендәге 4 номерлы карары нигезендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты үзенең сайтында автоматик фотовидеофиксация техник чараларын урнаштыру урыннарының интерактив картасына сылтама урнаштырды.
Анда стационар һәм күчмә фото - һәм видеофиксация комплексларын урнаштыру урыннары күрсәтелгән. Әлегә карта тутыру стадиясендә һәм тест режимында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International