Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың эре шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Министрлар Кабинетының 27 август, 2109 нчы карары белән ярминкәләрне үткәрү тәртибе һәм сроклары 14 нче сентябрьдән билгеләнгән. Барлык зур шәһәрләрдә сәүдә палаткалары урнаштыру өчен мәйданчыклар билгеләнгән, үткәрү вакыты билгеләнгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән конкрет мәйданчыклар буенча районнар беркетелгән, министрлыктан җаваплы затлар билгеләнгән.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча район авыл хуҗалыгы идарәсенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 2 14 26, 2 18 54