5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»иреклеләр акциясе үткәрелә.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хәйриячеләр белән берлектә «Игелекле эш»дигән акция уздырганнар. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә балалар киемнәре һәм азык-төлек җыелмасы рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелде.