2019 елның 11 сентябрендә Башкарма комитет җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә киңәшмә узды.
Көн тәртибендә район территориясендә Иннополис шәһәренә беркетелгән «Ашыгыч ярдәм» машинасын куллану мәсьәләсе булды. Утырышта «Югары Ослан район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Алексей Смирнов, шулай ук Иннополис шәһәренең вәкиле катнаштылар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.