Донор көнендә 130 дан артык югары осланлы кан тапшырырга теләделәр

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 12 сентябрьдә, Югары Ослан районында яшәүчеләр донор көнендә 30 литрдан артык кан тапшырдылар.
- Кан тапшырырга теләүчеләрнең барысы 130 кеше теркәлде, - ди баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова. - Кызганычка каршы, медотводлар булды һәм бары тик 67 донор гына процедурага юл куйды.
Донорлар көнендә актив катнашучылар арасында Дана Искәндәр кызы район мәдәният йорты, Башкарма комитет, «Жемчужина» бассейны, район үзәк хастаханәсе коллективларын билгеләп үтте. Ул шулай ук донорлар арасында яшьләр күп булуын билгеләп үтте.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International