Бүген мәгариф бүлеге методистлары мәктәп администрациясенә уку елын оешкан төстә үткәрү өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан Югары Бистә төп гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар.
Бүлек методистлары тарафыннан мәктәп документлары өйрәнелде һәм гомуми белем бирү учреждениесе администрациясе идарәсенең сыйфатын яхшырту буенча конкрет тәкъдимнәр бирелде.
Көн ахырында фән укытучылары белән эшлекле киңәшмә оештырылды, анда укытучыларның эш программаларын төзү һәм тормышка ашыру сыйфаты һәм электрон журналларга мәгълүматлар кертү төп мәсьәләләр булды.