Бөтенроссия аеклык көне район үзәгендә яшәүчеләргә сәламәт яшәү рәвеше һәм алкоголь кулланудан баш тарту турында тагын бер кат искә төшерү өчен сәбәп булды. Район үзәк китапханәсендә шул максат белән «Алкоголизациядән үз-үзеңне саклау» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең кеше организмына тискәре йогынтысы турында мәгълүмат бирүче, алкоголизмның барлыкка килү һәм үсеш сәбәпләрен караучы басмалар, шулай ук алкоголь бәйлелектән азат итү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча китаплар тәкъдим ителә.