Җитәкчеләр урынбасарлары киңәшмәсе

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Югары Ослан гимназиясе базасында уку эшләре буенча җитәкчеләр урынбасарлары белән киңәшмә узды, анда уку елын оешкан төстә башлап җибәрү, Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этабын оештыру һәм укучыларны бәяләү процедураларына әзерләү сыйфатын яхшырту һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү мәсьәләләре каралды. 
       
Белем бирүнең сыйфатын һәм укытучының һөнәри үсешен яхшырту буенча гомуми белем бирү учреждениесендә методик эшнең роленә аерым басым ясалды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International