Бүгенге көннәрдә районның авыл җирлекләрендә Совет утырышлары уздырыла, көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе - 2020 елда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәрү инициативасын тәкъдим итү.
Олы Мәми, Борнаш, Введенский Бистәсе, Югары Ослан, Куралово, Яр буе Морквашы авыл җирлекләре советлары һәм башкарма комитетлары 2020 елда җирле референдумнар үткәрүнең бердәм инициативасы белән чыктылар.
Гражданнардан җыелган үзара салым акчаларын җирлек эчендәге юлларны ремонтлауга, чишмәләрне төзекләндерүгә, су челтәрләрен ремонтлауга, җәяүлеләр зоналарын төзекләндерүгә, урамнарны яктырту системасын ремонтлауга тотарга тәкъдим ителде.