"Әтиләр Советы" һәм ЮИД отряды белән берлектә ЮХИДИ акцияләре узды

2019 елның 13 сентябре, җомга

Кичә Югары Осланда район ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында чаралар узды.
«Балаларның юл куркынычсызлыгы декадасы» кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Әтиләр Советы» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә белем бирү учреждениесе янында рейд үткәрделәр.
Иртәнге вакытта автоинспекторлар һәм әтиләр патруле район үзәге мәктәпләренең берсе янында кизү торды. Балалар куркынычсызлыгы белән битараф булмаган инициативалы әтиләр укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның мөһим кирәклеге турында искәрттеләр, белешмәлекләр тапшырдылар .
Юл полицейскийлары ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде, аларның игътибарын балаларны имин йөртү кагыйдәләренә, белем бирү учреждениеләре һәм балигъ булмаганнар күпләп җыела торган урыннар янында хәрәкәт иткәндә тизлек режимын үтәүгә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International