Эшлекле дүшәмбе 

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмә Куралово авыл җирлегенең яңа башлыгы-Венера Квашнева тәкъдименнән башланды.

Аннары эш тәртибендә чыгыш ясадылар:
Илназ Гыйлаҗиев-Югары Ослан муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре һәм Югары Ослан районының җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар турында;
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак – коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары Рәшид Монасыйпов җылыту сезонына әзерлек турында сөйләде.  
  
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International