Агымдагы елның 16 сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Советының утырышлар залында терроризм куркынычының югары («сары») дәрәҗәсен билгеләгәндә эш итү буенча команда-штаб күнегүләрен әзерләү буенча киңәшмә булып узды.
Бу киңәшмәдә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре: УФСБ - Дмитрий Мартынов, Росгвардия - Айдар Гайнуллин, Югары Ослан муниципаль районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Алексей Васильев, янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Айдар Мөхәммәтҗанов, Югары Ослан муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия секретаре Илназ Гыйлаҗиев һәм башкалар катнашты.