18 сентябрьдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры рәислегендә кышка әзерләнү буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Киңәшмәдә ике мәсьәлә каралды. Башта юл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеге турында хәбәр ителде. Соңрак котельныйларны әзерләү буенча Ростехнадзор кисәтүләре булган районнар тыңланды.