Югары Ослан районы ҮРХ базасында «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Мөхәммәтҗанова Анна булачак әниләр өчен «Аистенок»клубы дәресе үткәрде.
Дәрескә республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Джабраилова Бажа чакырылган иде, ул беренче яки икенче бала тууга (уллыкка) бәйле рәвештә айлык түләү алу хокукы туганда, балалары булган гаиләләргә ай саен бирелә торган түләүләр турында аңлатты.