Бүген, 20 сентябрьдә Макыл авыл җирлегендә "Татарстан кроссы-2019» республика массакүләм ярышлары кысаларында авыл оешмалары арасында массакүләм ярышлар булып узды.
Ярышлар Макыл авылында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда катнашырга, шулай ук спортчылар өчен җан атарга шактый яхшы аудитория җыелган иде, әмма барыннан да бигрәк балалар бакчасы, мәдәният, авыл җирлеге, китапханә һәм спорт клубы хезмәткәрләре оешканлык белән сөендерде.
Ярышларның нәтиҗәләренә килгәндә, алар түбәндәгечә: беренче урынны Сәет авылы депутаты Вероника Әхтәмова яулады, финишка икенче булып авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Наталья Махнина килде, өченче урынны балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Вәлиева яулады.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.