Башкарма комитетның 20.09.2009 ел, № 938 карары нигезендә, 2019-2020 еллардагы җылылык бирү сезоны 23 сентябрьдән башлана. Хәзерге вакытта җылылык белән тәэмин итүче оешмалар котельныйларда җылылык бирү өчен әзерлек эшләре алып барыла. Киләсе атна дәвамында барлык объектларга да җылылык җибәрү планлаштырыла, кайбер бакчаларда һәм мәктәпләрдә җылылык бар инде.