"Бакчачылар көне – 2019"

2019 елның 21 сентябре, шимбә

 «Казан» Агросәнәгать паркында «Бакчачылар көне» күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенче тапкыр үткәрелә. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җаббаров катнашты. 
Кунаклар күргәзмәне карап чыктылар, анда республиканың төрле районнары үз продукциясен тәкъдим иттеләр. Һәр район бакчачылары үстерелгән һәм әзерләнгән продукция белән мактана алдылар. Кунакларны барысы да сый-хөрмәт белән каршы алды. Моннан тыш, чара кысаларында Татарстанның иң яхшы бакчачыларын бүләкләү булды.
«Бакчачылар көне – 2019» күргәзмәсен оештыруда Югары Ослан муниципаль районы җитештерүчеләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International