Үсеш ноктасы

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан гимназиясендә «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру рамкалаларында «Үсеш ноктасы» санлы, гамәли-фәнни һәм гуманитар профильләр үзәге ачылды. Ул тормыш иминлеге нигезләре, мәгълүмати коммуникацион технологияләр (информатика), хезмәт (технология) дәресләре буенча өстәмә белем бирүгә юнәлтеләчәк. Шулай ук әлеге фәннәр буенча  укыту методларын, матди-техник базаны яңарту (компьютер, квадроптер, шахмат тактасы һ.б. алу) планга кертелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International