Фән олимпиадалары-ул интеллектуаль ярышлар, аларда укучыларга фән буенча белемнәрен генә түгел, ә бу белемнәрне практикада куллану сәләтен дә күрсәтергә кирәк. Биредә бирелгән үрнәкләр-алгоритмнар буенча мәсьәләләрне хәл итә белү түгел, ә фикерләүнең сыгылмалы булуы һәм зирәклеге мөһим сыйфат булып санала.
23 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә фән олимпиадалары узачак. Олимпиадаларда 4-11 сыйныф укучылары 22 фән буенча катнаша. Чараның төп максаты-укучыларның интеллектуаль, танып-белү сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, аларның белеменең киңлеген һәм тирәнлеген ачыклау. Бүген районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә информатика буенча олимпиада узды