Шушы көннәрдә өлкәннәр көнен һәм өлкәннәр атнасын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова алып барды. Бу көнгә барлык оештыру комитеты әгъзалары үзләренең тәкъдимнәрен җиткерде, алар каралды да.
Чара беренче октябрь көнне район мәдәният йортында узачак. Күргәзмәләр оештырылачак, район үзәгенең иҗат коллективлары чыгышлары, район җитәкчелегенең котлаулары, шулай ук пенсионерлар арасында ел саен үткәрелә торган «үрнәк тоту йорты», «пенсионерның иң яхшы бакчасы», «Иң чиста подъезд»конкурсына йомгак ясалачак.
Мондый чаралар һәр авыл җирлегендә узачак.