Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
8 кеше кабул ителде. Гражданнар җир мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалар контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.