2019 елның 24 сентябрендә Казанда, мәдәни-күңел ачу комплексы «Пирамида»да, Татарстан Республикасында «РИТЭК» һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фондының X социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның максаты - «ЛУКОЙЛ» җәмгыятенең хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру, нефть компаниясе үз эшчәнлеген алып бара торган территорияләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм халыкның инициативаларына ярдәм итү.
«Уют» тегү цехын оештыру» проекты белән Матюшино урта мәктәбе "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңүче булды. Проектның җитәкчесе-Илдус Шәрәфиев.
Матюшино мәктәбе коллективын җиңүләре белән котлыйбыз һәм әлеге проектның уңышлы тормышка ашуын телибез.