Район үзәк китапханәсендә Бөтендөнья туризм көненә багышланган «сәяхәт итү вакыты» китап - иллюстратив күргәзмәсе эшли. Бөтендөнья туризм көне 1979 елның сентябрендә Бөтендөнья туризм оешмасы (ЮНВТО) Генераль ассамблеясенең өченче сессиясендә гамәлгә куелды һәм ел саен 27 сентябрьдә билгеләп үтелә. Туризм-ул мавыктыргыч сәяхәтләр, табигатьнең онытылмаслык матурлыгы, якты тәэсирләр, гаҗәеп ачышлар.
Күргәзмәдә укучыларны туризм үсеше һәм аның дөнья җәмәгатьчелеге икътисадына керткән өлеше белән таныштыручы китаплар, журнал мәкаләләре, шулай ук төрле илләрнең күренекле урыннары, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында сөйләүче әдәбият урын алды.