Муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол ярышлары

2019 елның 27 сентябре, җомга

Бүген Югары Ослан районының волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы Яңа Чишмә авылына муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол ярышларында катнашу өчен чыкты. Команда составында җиде кеше: Камалетдинова Гөлия, Скареднова Надежда, Арсланова Румия, Козина Юлия, Хәмидуллина Ләйсән, Квашнева Венера һәм Левочкина Наталья. Ярышлар 27-28 сентябрь көннәрендә ике көн дәвам итәчәк. Безнең команда бу ярышларга актив әзерлек үткәрде, шуңа бәйле рәвештә аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Туган телләрне укытуда борылыш үзгәрешләре
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International