Туризм үсеше кысаларында Казан агломерациясе территориясендә хәзерге вакытта 5 муниципаль районнан, шул исәптән Югары Осланнан да, бердәм экскурсия маршрутларына объектларны кертү мәсьәләсе карала.
Туган якны өйрәнү музее һәм Янка Купала музее маршрутларына кертү турындагы мәсьәләне карау максатыннан 26 сентябрь көнне әлеге объектларда Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм туристлык фирмалары вәкилләре булып киттеләр.
Әлеге объектларны маршрутларга кертү турындагы карар агымдагы елның ноябренә кадәр кабул ителәчәк.