Казанда яшь һәм гамәлдәге эшкуарлар өчен "Бизнес-Баланс" форумы узачак

2019 елның 27 сентябре, җомга

2019 елның 28 сентябрендә Татарстанның яңа эш башлаган һәм гамәлдәге эшкуарлары өчен бер көнлек интенсив – «Бизнес-Баланс»форумы узачак.

Татарстан Республикасында әлеге чара «кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Катнашучылар эшкуар балансының 8 тәгәрмәчен камилләштерү курсы узачак: мотивация, Шәхси Финанслар, гаилә, әйләнеш, сату, команда, шәхси бренд һәм масштаблау.

Чарага теркәлергә һәм аның турында тулырак мәгълүматны форум сайтында алырга мөмкин: https://biz-balance.ru

Датасы һәм вакыты:2019 елның 28 сентябре, 12:00-18: 00.
Үткәрү урыны: Ершов ур., 1А («Корстон», бал залы)
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International