Коррупциягә каршы республика конкурсларының муниципаль этабына йомгак ясалды. Әлеге бәйге ике яшь категориясендә дүрт номинация буенча үткәрелде.
«Плакат» номинациясендә Татар Борнашы мәктәбеннән Манвелян Ани һәм Югары Осланнан Яковлева Ариана, «Аппликация» номинациясендә «Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Бурукин Александр җиңүче булды.
«Ана телендә иншалар» номинациясендә Октябрь мәктәбеннән Сафиуллина Энҗе җиңүче дип табылды.
«Иншалар» номинациясендә призлы урыннарны «Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Куртымова Варвара һәм Тимохин Никита яуладылар.