Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев Кабинетында товар җитештерүче предприятиеләр белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Очрашуда коры сөт, атланмай, төрле төрдәге спредлар, эчәргә яраклы сөт җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче «Верхний Услан” агрофирмасы ҖЧҖ сөт эшкәртү заводы җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов, «Клюкер» ҖЧҖ кирпеч җитештерү заводы җитәкчесе Василий Нефедов, «Таткрахмалпатока» АҖнең куас сусыл һәм солод экстрактлары концентратын җитештерүче Куралово бүлекчәсе финанс директоры Павел Петров катнашты.
«Сорау-җавап» форматында мондый очрашулар дәвамлы булыр дип ышанабыз. Чөнки тотрыклы үсүче кече һәм урта бизнес-җирле үзидарә органнарының да, бизнес вәкилләренең дә уртак бурычы.